Зеленыйтатарстан.рф порталы буенча икенче «Эко-талант» онлайн-конкурсында җиңүчеләр билгеле булган. Исегезгә төшерик, санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы «Татармультфильм» белән берлектә «Online чирек» дигән яңа экологик агарту проектын башлап җибәргән иде. Конкурс балаларның экологик грамоталылыгын арттыруга, шулай ук экологик яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтелгән.
Шулай итеп, түбәндәгеләр җиңүче булган:
- I яшь төркеме
Червонный Глеб;
- II яшь төркеме
Падерина Яна;
- III яшь төркеме
Хөснуллин Ислам.
Призлы урын алган катнашучыларның видеоэшләре белән Министрлыкның Инстаграмдагы рәсми аккаунтында танышырга мөмкин: https://instagram.com/ministerstvo_ecologiirt
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, зеленыйтатарстан.рф. порталында конкурслар дәвам итә. 27 нче апрельгә кадәр ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Эко-конкурс»ка кул эшләре (фотосурәтләр) кабул ителә. Нәтиҗәләр буенча барлык катнашучылар да – буяу өчен рәсемлекләр, ә җиңүчеләр рюкзаклар һәм бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Катнашыгыз һәм җиңегез!