Игътибар! Батарейка җыю буенча мәктәп акциясе көзгә күчерелә!

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясендә барлыкка килгән санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары арасында «Duracell белән батарейка тапшыр» дип аталган батарейка җыю акциясенең икенче этабы 2020 елның көзенә күчерелә.

Узган ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан укучылары 24,6 тонна файдаланылган батарейка җыйган. Агымдагы уку елында балалар шулай ук файдаланылган ток элементларын җыюда актив катнашты, икенчел чимал җыюга зур өлеш кертте. Яңа уку елында проектка кушылу мөмкинлеге бар, шуңа күрә батарейка җыюны дәвам итегез!

Исегезгә төшерәбез, «Дюраселл Раша» ҖЧҖ компаниясе 2018 елдан бирле Татарстанда батарейка җыюның комплекслы инфраструктурасын оештыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыра. Үткәрелә торган акциянең максаты – республиканың гомуми белем бирү оешмалары укучыларын каты коммуналь калдыкларны аралап җыю эшенә, табигать саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү, республиканың белем бирү оешмаларын экологик белем бирү эше өчен бүләкләү, халыкның экологик грамоталылыгын арттыру, ТР халкы арасында экологик яшәү рәвешен популярлаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International