Идел-Кама каскады сусаклагычларының 10 нчы майга кадәр эш режимнары билгеләнде

2020 елның 24 апреле, җомга

Ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын җайга салу турында фикер алыштылар.  Су ресурслары федераль агентлыгы белән видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, «Татэнерго» АҖ, Росгидромет, Росрыболовство, «Россия ЕЭС» РАҖ, «РусГидро» ГАҖ, шулай ук Самара, Волгоград һәм Әстерхан өлкәләре башкарма хакимияте органнары вәкилләре катнашты.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, язгы ташу башлану сәбәпле, Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын көйләү буенча Ведомствоара эшче төркем утырышы айга 2 тапкыр уза. Ел дәвамында сулыклар аз сулы булуга карамастан, бүгенге көндә Росводресурс ярдәмендә Куйбышев сусаклагычының су дәрәҗәсен саклап кала һәм бер үк вакытта урта һәм түбән Идел субъектларының су ресурсларына ихтыяҗын тәэмин итә ала.

Әйтик, 21 нче апрельгә кадәр сусаклагыч Түбән Иделнең авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен эшләгән. Су дәрәҗәсе 53,3 м БС башлап 52,1 м БС билгесенә кадәр 1 метрдан артык кимегән.

Утырыш нәтиҗәләре буенча 10 нчы майга кадәр Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнары билгеләнде. Фаразланган исәпләүләр нигезендә, 10 нчы майга кадәр Куйбышев сусаклагычының эше аркасында андагы су дәрәҗәсе 51,6 м БС билгесендә булачак.

Узган ел, май ае уртасында Куйбышев сусаклагычындагы суның дәрәҗәсе 49,89 м БС билгесенә кадәр төшкән вакыттагы кебек хәлләр 2020 елда булмас дип көтелә.

Куйбышев сусаклагычының су ресурсларын куллану кагыйдәләре нигезендә, 1 нче июльгә сусаклагычны нормаль 53,0 м БС дәрәҗәсенә кадәр су белән тутыру планлаштырыла.

Ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышы 7 нче майга планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International