Татарстан мәктәп укучылары экологик эшләнмәләр конкурсында катнашу өчен чакырыла

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

«Online чирек» кысаларында өченче экологик сишәмбе килеп җитте, ул «Эко-эшләнмә» дигән яңа конкурсны башлап җибәрде. Әлеге бәйге Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана, шуңа күрә эшләнмә тематикалы булырга тиеш.

Эшләнмәләрне ясау өчен икенчел чимал – сок тартмалары, капкачлар, шешәләр һ.б., шулай ук табигый материаллардан файдаланырга кирәк.

Чараны оештыручылар эшләрне сезнең фотографияләргә нигезләнеп бәяләячәк, аларны greentatarstan@mail.ru почтасына җибәрергә кирәк булачак: 1) кулдан эшләнгән әйбернең материалы фотосы, 2) кул эшләренең фотосы һәм 3) конкурста катнашучының башкарылган эше белән төшкән фотосурәте. Хатта бәйгедә катнашучының исем-фамилиясен, торак пунктын, мәктәп һәм сыйныф номерын, «Эко-эшләнмә» темасын күрсәтергә онытмагыз.

Катнашу өчен зарури тәртиптә  зеленыйтатарстан.рфпорталында теркәлү узарга кирәк. Эшләр 2020 елның 27 нче апреленә кадәр кабул ителә.   

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә бүләкләр белән рюкзаклар тапшырылачак, барлык катнашучыларга да буяу өчен рәсемнәр биреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International