Оешма лицензия шартларын санга сукмаган өчен тиешле җәзасын алган: 300 мең сум күләмендә штраф түләргә мәҗбүр булган. Җир асты биләмәләреннән файдаланучы әлеге оешманың гомумтаралган файдалы казылмаларны чыгаруга җәлеп ителгән судноларын ГЛОНАСС навигация системасына тоташтырмаганлыгы ачыкланган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллы шәһәрендә кара һәм төсле металл ватыгы һәм калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозуны ачыклаган. Закон бозучы тиешле рөхсәт документларыннан башка гына металл ватыгын кабул итү һәм саклау пунктын урнаштырган икән.
Җәлил бистәсенең 1нче гимназиясендә ТАССР оештырылуга – 100 ел һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулуга багышланган IV Республика фәнни-гамәли конференциясе узды.
Ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 13944 мөрәҗәгать кергән. Шуның 8652се – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша. Экологлар “Халык контроле” системасы аша 1433 мөрәҗәгатьне, WhatsApp, Telegram, Eco.signal элемтә каналлары, “Кайнар линия” телефоны аша 1706 хәбәрне карап тикшергән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында табигатьтән файдаланучылар өчен гавами чара үткәрелде. Видеоконференция режимында узган чарада Казаннан, шулай ук Татарстанның муниципаль районнарыннан эшмәкәрләр катнашты.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре, мәктәп укучыларында әйләнә-тирә мохиткә карата җаваплы мөнәсәбәт булдыру максатыннан чыгып, “Мин һәм әйләнә-тирә мохит. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” дигән темага экология дәресе үткәргән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Буа шәһәре лицей-интернатында (сәләтле балалар өчен мәктәп) экология дәресе үткәргән.
Ел йомгаклары буенча муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар, журналистлар арасыннан республика конкурсында җиңүчеләр билгеләнде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе кабул итү бүлегенә биредә яшәүче ваемлы бер кешедән Чаллыда тиешсез урында чүплек калкып чыгуга шикаять алынган.
Бу хакта Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә. Биредә, “Чиста ил” форумы кысаларында, 2019 елда “Экология” илкүләм проекты буенча эшчәнлеккә йомгак ясалган, шулай ук проектны алга таба тормышка ашыру мөмкинлекләре каралган.