Казанда экологлар 2000 кв. метр мәйданлы чүплек ачыклаган

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Киров районында Автосервис урамында чүплек хасил булган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына битараф булмаган гражданнардан әнә шундый хәбәр килде. Әлеге урынны тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары биналарны сүтүдән һәм җимерүдән барлыкка килгән төзелеш калдыкларын ачыклаган. Пычранган урынның мәйданы 2000 кв. метр тәшкил итә. «Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү административ җаваплылыкка китерә», - дип аңлатты территориаль идарә инспекторы Фәндүс Мөхәммәдиев.

Хәзерге вакытта әлеге җирнең милекчесе ачыклана, экологлар Татарстан Республикасы Росреестр идарәсенә рәсми мөрәҗәгать юллаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International