ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Җирле халыкның ризасызлыгын китереп чыгарган чүплекләр юк ителгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Мех уборки – Кама” филиалы белән берлектә Лениногорск районы бакчачылык ширкәтләре территорияләрен тәртипкә салган.


25
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Азнакай шәһәрендә гимназия укучылары өчен Яңа ел алдыннан экологик бәйрәм үткәргән.

Әлмәт районында беренче класс хәвефлелектәге калдылар өеме юкка чыгарылган. Бакчачылык ширкәте территориясендәге әлеге закон бозу очрагының Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланганлыгын искә төшерик.

Әлмәт районында ике инстанция суды төзелеш оешмасының гаебен раслаган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләренең бер дәвалау учреждениесе территориясендә кешеләрнең медицина карталарыннан легаль булмаган чүплек ясаганлыкларын искә төшерик.

Лениногорск районында бер предприятие җир асты биләмәләреннән файдалану кагыйдәләрен бозган өчен 2,3 миллион сум күләмендә штраф түлиячәк.


24
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләренең балалары бәйрәм рухына һәм әкияти дөньяга чумды. Аларга Кыш Бабай, Кар Кызы һәм Убырлы карчык Яңа ел кәефен бүләк итте.

Гражданнарның су объектына иркенләп килеп-китеп йөрүләрен чикләү. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт районында әнә шундый закон бозу очрагын теркәгән.

Лениногорскида яшәүче берәү сөзәклекне тигезләү өчен биналарны сүткәннән калган чүп-чардан файдаланырга карар иткән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Чайковский урамында каяндыр китерелгән чүп-чарны тигезләүче махсус техниканың эшләвен күреп алган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре ком-гравий катнашмасын законсыз чыгаручыларга  киртә куйган булган. Дәүләт экологик мониторинг барышында җир асты биләмәләре турында табигатьне саклау законын бозу билгеләнгән.


23
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында  узып баручы елга йомгаклар ясалып, киләчәккә планнар билгеләнде. Моннан тыш республикабызның әйләнә-тирә мохитен саклау эшенә үзләреннән саллы өлеш керткән хезмәткәрләргә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International