2 мең кв.м. төзелеш чүп-чары. Әлмәт шәһәренең Урсала микрорайонында бик зур хокук бозуга юл куелган

2020 елның 24 апреле, җомга

Әлмәт шәһәренең Урсала микрорайонында билгесез кешеләр зур төзелеш калдыкларыннан чүплек оештырган. Әлеге чүплекне Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау кысаларында ачыклаган.

Чүпләнгән территориянең мәйданы 2000 кв. метрдан артык. Чүпләр арасында экологлар документлар, шул исәптән накладной кәгазьләре кебек әйберләрне ачыклаган һәм тикшерү өчен алган.

Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү яки зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү»), Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.7 статьясының 2 өлеше («Җирләрне яхшырту, яклау һәм туфракларны җил, су эрозиясеннән саклау һәм башка процессларны һәм әйләнә-тирә мохиткә җирләрнең сыйфатлы торышын начарайта торган тискәре башка төр йогынтыны булдырмый калу буенча билгеләнгән таләпләрне һәм зарури чараларны үтәмәү») буенча административ тикшерү эше алып барыла. Кагыйдә бозучыга 500 мең сумнан 950 мең сумга кадәр штраф яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International