Казандагы ташландыкларның 50% артыгы автотранспортка туры килә

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

30 нчы марттан башлап азот оксиды, азот диоксиды һәм үлчәнгән кисәкчәләр катнашмасы кимегән. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре мондый мәгълүматларны атмосфера һавасы пычрануга автоматик контроль станцияләреннән кергән күрсәткечләрне анализлауга нигезләнеп китерә. Казанда барлыгы шундый дүрт станция бар.

Экологлар билгеләп үткәнчә, бу үз-үзеңне изоляцияләү режимы чорында автотранспорт хәрәкәтенең ешлыгы сизелерлек дәрәҗәдә киметелүгә бәйле. Шулай итеп, атмосфера һавасының пычрануы турындагы мәгълүматларны чагыштыру нәтиҗәләре буенча шуны әйтергә кирәк:

- атмосфера һавасындагы азот оксидының уртача катнашмасы үзизоляциянең беренче атнасында 77,8%ка кимегән;

- азот диоксиды – 42,9%ка.

- үлчәнгән кичәкчәләр күләме – 17,1%ка, икенче атнада 51,9%ка кимегән.

Ләкин 20 нче апрельдән башлап әлеге күрсәткечләр арта башлаган, моны автотранспорт хәрәкәтенең акрынлап арта башлавына бәйләп аңлаталар.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән килгән мәгълүматларга караганда, үз-үзеңне изоляцияләү чорында Казан шәһәре өчен начар метеорологик шартлар 8-10 нчы апрельдә, 13-15 нче апрельдә, 18-19 нчы апрельдә теркәлгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International