«Халык контроле»: гражданнар Түбән Кама районында чүплекне ачыкларга булышкан

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Түбән Кама районының Балчыклы авылыннан ерак түгел санкцияләнмәгән чүплек булуы турында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары «Халык контроле» аша белгән.

Тикшерү максатында экологлар әлеге урынга барган, әмма чүп-чарның морфологик составын анализлау буенча тәртип бозучыны ачыклый алмаганнар. Инспекторлар билгеләп үткәнчә, калдыкларны законнарда рөхсәт ителгәнчә ташу һәм каты көнкүреш калдыклары полигонында урнаштыру өчен тиешле лицензия кирәк. Аның булмавы сәбәпле, каты коммуналь калдыклар изоляцияләү һәм зарарсызландыру өчен билгеләнгән урынга җиткерелмәгән, күрәсең.

Чүплекнең мәйданы 250 кв. метр тәшкил итә. Чүплекләрне бетерү буенча чаралар күрү өчен әлеге мәгълүмат Түбән Кама районы Башкарма комитетына җибәрелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International