Тукай районында ордерсыз гына нигез чокыры казылган

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

«Весна-2» бакчачылык ширкәте территориясендәге чүп контейнерлары өчен билгеләнгән урында биналарны сүтүдән калган, агач, пластмасса һәм башка продукция калдыклары белән тулган, чаралар күрегез! Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары «Халык контроле» системасы аша әнә шундый хәбәр алган. Экологлар әлеге урынга барып кайткан. Территорияне тикшергәннән соң, табигать саклау законнарын бозу факты расланган. Контейнер мәйданчыгын пычрату мәйданы – 6 кв. метр, күләме – 143 куб. метр. Янәшәдә генә 12 кв.м мәйданлы нигез чокыры казылган булган, контейнерлар мәйданчыгыннан бөтен чүп-чарны шунда җыя башлаганнар. Әлеге эшләр җир эшләренә ордерсыз гына башкарылган.

Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып, гаепле затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 3 өлеше («Әгәр әлеге гамәлләрдә (гамәл кылмауда) җинаять җәзасына тартырлык гамәлләр булмаса, кешеләрнең сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян салган яки эпидемия яки эпизоотия барлыкка килүгә сәбәпче булган гамәлләр (гамәл кылмау)») һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 статьясының 1 өлеше («Туфракның уңдырышлы катламын үзирекле рәвештә салдырып алу яки бер урыннан икенче урынга күчерү») буенча беркетмә төзелгән. Шулай ук әлеге хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү турында күрсәтмә дә чыгарылган.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International