Санитар-экологик икеайлык кысаларында экологлар чираттагы чүплеккә чик куйды

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Ютазы районының Урыссу бистәсендә чүплек ачыкланган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары торак пунктның көнбатыш өлешендә, бакчачылык массивы территориясендә рөхсәтсез калдык ташлау урынын ачыклаган. 351 м3 күләмендәге көнкүреш чүп-чары, үсемлек калдыклары туфракка ташланган, мәйданы 270 м2 тәшкил иткән.

Ачыкланган факт «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» 89-ФЗ номерлы федераль законның 13 статьясы, РФ Җир кодексы турында 134-ФЗ номерлы федераль законның 42 статьясын бозу турында сөйли. Урыссу штп Башкарма комитеты җитәкчесенә, тиешле чаралар күрү кирәклеген күрсәтеп, закон бозылуга юл куймау турында кисәтү юлланган. ​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International