ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буада биналарны сүтүдән калган калдыкларның туфракка туплану очрагын теркәгән. Р. Люксембург һәм Арефьев урамнары киселешендәге чүп-чар урынының мәйданы 100 кв. метр тәшкил иткән, аның күләме – 25 куб. метр. Тикшерү акты төзелгәннән соң, җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрү турындагы таләп белән экологлар шәһәр Башкарма комитетына мөрәҗәгать иткән.
Хәзерге вакытта туфракка рөхсәтсез калдык ташлау урыны юк ителгән.