Автомобиль покрышкалары һәм шиналар яндыру. Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары участок хуҗасын ачыклый

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Сидоровка бистәсе өстендә – кара төтен, суларга һава юк! Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр әнә шундый шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Инспекторлар кичекмәстән урынга чыккан. Квадрокоптер ярдәмендә экологлар Мироновка урамы буенча автомобиль покрышкалары һәм шиналар януын теркәгән. Тикшерү барышында ачыкланганча, янгын калдыкларны җыюның оештырылмаганлыгы аркасында килеп чыккан. Янгын мәйданы 100 кв. метрдан артык.

 Хәзерге вакытта җир кишәрлеге хуҗасы билгеләнә, ТР Росреестр идарәсенә рәсми мөрәҗәгать җибәрелгән. Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше буенча административ җаваплылык яный. Шул исәптән атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен бозу турында беркетмәләр дә төзелде, дип хәбәр итте экологлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International