Александр Шадриков апрель ае өчен санитар-экологик икеайлыкның арадаш нәтиҗәләре турында хәбәр итте

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә апрель нәтиҗәләре буенча санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. Чара журналистлар белән Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашында онлайн режимда узды.

«Санитар-экологик икеайлык башыннан бирле Татарстанда 850 тәртип бозу очрагы ачыкланды, 361 беркетмә төзелде, хокук бозучыларга карата 906,5 мең сумлык штрафлар салынды. Барлык табигать саклау хезмәте оешмалары һәм муниципаль берәмлекләр көче белән 460тан артык рөхсәтсез калдык ташлау урыны тәртипкә китерелде, каты көнкүреш калдыклары полигоннарына 119 мең куб.метрдан артык чүп чыгарылды. Территорияләрне чистарту эшләрен башкаруда 3 меңнән артык техника җәлеп ителгән. 35 меңгә якын агач һәм куак утыртылды», - дип хәбәр итте министр. Ул шулай ук рөхсәтсез калдык ташлау урыннары турындагы мәгълүматның «Татарстан Республикасының Экологик картасы» дәүләт мәгълүмат системасына кертелүе хакында да билгеләп үтте. Апрель аенда 193 чүплек урыны ачыкланган, аларның гомуми мәйданы – 22 мең кв. метрдан артык. Бүгенге көндә шуларның 125е бетерелгән, 9 мең кв. метрдан артык мәйданлы территория тәртипкә китерелгән.

Икеайлык чорында хокук бозуларны кисәтү буенча күзәтчелек чараларын шулай ук республиканың муниципаль берәмлекләре, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Россельхознадзорның ТР идарәсе, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе, Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты башкара. Вәкаләтләрне гамәлгә ашыру кысаларында алар 623 хокук бозу очрагын ачыклаган.

Спикер шулай ук, «Главтатдортранс» ДКУ, подряд оешмалары көче белән төбәк әһәмиятендәге гомуми кулланылыштагы автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосалардан 3,1 мең куб.м каты көнкүреш калдыклары җыелган, көн саен 400 кеше һәм 113 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән, дип хәбәр итте. Федераль әһәмияттәге автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосалардан «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ һәм подрядчы оешмалар тарафыннан 1,5 мең куб. метр каты көнкүреш калдыгы җыелган, эшләрдә 142 кеше һәм 44 махсус техника берәмлеге катнашкан.

Хәрәкәт буенча билгеләнгән чикләүләргә бәйле рәвештә, изоляция режимында тимер юлларның тирә-юне территорияләрен тикшерү туктатылды, әмма чүплекләрне бетерү мәсьәләләре уртак хәл ителә. Идел-Кама төбәге буенча «РЖД» ААҖ филиалы Куйбышев тимер юлы тарафыннан – Татарстан Республикасы чикләрендә, Горький тимер юлы тарафыннан Казан территориаль идарәсе чикләрендә 1,4 тонна чүп-чар утильләштерүгә тапшырылган; полигоннарга 14 куб. метр тирәсе каты коммуналь калдык чыгарылган, җыештырылган территориянең мәйданы 27 мең кв. метр тәшкил итә, эшләргә 191 кеше җәлеп ителгән.

Чаллы-Алабуга, Чаллы-Түбән Кама, Чаллы-Минзәлә, Балтач-Норма, Арча-Кукмара-Мамадыш, М-7 «Идел» трассасында юл челтәрен тикшерү планлаштырыла.

Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, эшнең зур өлеше Казан шәһәрендә оештырылган. Полигоннарга 70 мең куб. м тирәсе калдык чыгарылган, 1400 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән, шулай ук 5 меңнән артык агач утыртылган. «Халык контроле», «Мәктәп экопатруле» аша кергән чүплекләрне бетерү максатында, «УК «ПЖКХ» ҖЧҖ төбәк операторы Авиатөзелеш, Мәскәү, Яңа Савин районнарында 83 чүплекне бетерү өчен бушлай талоннар биргән. Икеайлык чорында республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә калдыкларны бушлай кабул итү оештырылган.

Чыгыш ясаганда Александр Шадриков санкцияләнгән кар чүплекләре территориясендә, су алу зоналарының санитар-саклау зоналарында һәм су саклау зоналарында калдыклар җыелу урыннары барлыкка килүгә мисал китерде, шулай ук фототозакларны нәтиҗәле куллану турында сөйләде.

«Республика гражданнары тарафыннан ачыкланган хокук бозулар турында мәгълүмат барлык элемтә каналлары буенча республика иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә, интернет, электрон почта, «кайнар» телефон линиясе, «Халык контроле», «Мәктәп экопатруле», WhatsApp һәм Telegram буенча килә», – дип искәртте министр. Икеайлык чорында республика иҗтимагый кабул итү системасына гражданнардан 815 мөрәҗәгать кергән: «Кайнар телефон линиясе», электрон почта, Whats App һәм Telegram аша – 106; «Халык контроле» системасы аша – 163; «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша – 442; Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсенә – 104. 2019 елның шул ук чорында мөрәҗәгатьләр саны күбрәк булган – 1399, дип билгеләп үтте спикер.

Александр Шадриков санитар-экологик икеайлыкны яктыртуда актив ярдәм күрсәткән өчен журналистларга рәхмәт белдерде. 

«Бүгенге шартларда территорияләрне чистарту буенча башкарылган эшләр өчен барысына да рәхмәт белдерәсем килә. Һәм исегезгә төшерәм, сәламәтлекне саклау – безнең өчен өстенлекле фактор булып кала. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклый күрегез!» – дип нәтиҗә ясады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International