Карап торышка гадәти генә тоелган әйберне ничек итеп мәсәл, әкият яки хикәя героена әйләндерергә? Арча районы Үрнәк балалар бакчасын табигый материалдан эшләнгән үзенчәлекле әйберләр белән бизәгәннәр.
Чаллы шәһәре “Алан” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре үткәргән экология чарасында “Буратино”, “Золушка”, “Рыцарь”, “Снежная королева” образларына кереп алган.
Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 179 мөрәҗәгать кергән.
Шуның 54е – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Питрәч урта мәктәбенең 2нче гомуми белем бирү мәктәбе 6 һәм 8 нче сыйныфлар укучылары белән чүпне аерып җыю зарурилыгы турында әңгәмә үткәргән.
Пычрак, бензин, битум һәм реагент калдыклары, юу сыекчалары эзләре. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында Казанның академик Павлов урамында туфракка ташландык сулар утырмасы хасил булуына тап булган.
Чаллы шәһәре 23 һәм 51нче мәктәпләрендә уздырылган экология дәресләрендә чүп, калдыкларны аерып җыю проблемаларын хәл кылуның системалы ысулы турында сөйләгәннәр.
Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбендә “Кошкайларны кышын ашатыгыз” акциясе кысаларында әнә шул девиз астында башлангыч сыйныф укучылары белән викторина үткәрелгән. Балалар, командаларга бүленеп, канатлы дусларыбыз турында мәкальләр белү буенча ярышкан, шулай ук табышмаклар һәм ребуслар чишкән, канәгатьлек хисе белән сорауларга җаваплар биргән.
“Казан җитештерү берләшмәсе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән Әлмәт шәһәрендә җирләргә зыян салган өчен 951,3 мең сум түләткәннәр. Табигатькә китерелгән зыян өчен Татарстан Республикасы Арбитраж суды карарын санга сукмаган предприятиедән штрафны суд приставлары түләттергән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Чаллыда пычрак кар өеменә тап булган. Пычранган мәйданның 115 кв.м. тәшкил итүе исәпләрп чыгарылган.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министр Александр Шадриков Татарстан Республикасы Яшьләр Хөкүмәте вәкилләре белән очрашу үткәрде.