«Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте «Минем ЭКОҗәй» ишегалды лагерьлары марафонына әйдаманнар һәм аларның ярдәмчеләрен җыю турында игълан итә

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Агарту акциясенең чираттагы сезоны исәп буенча өченчесе булачак.

Анда катнашу өчен республика шәһәрләре һәм торак пунктларыннан кимендә 3 кешелек яшьләр командалары чакырыла, аларның берсе – әйдаман (16 яшьтән өлкәнрәк), 2се – әйдаман ярдәмчесе (14 яшьтән өлкәнрәк). Марафонда катнашырга теләк белдергән командалар https://budetchisto.tatar/ рәсми сайтында «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәтенә кушылырга, хәрәкәтнең «Вконтакте» төркемендә торырга һәм Инстаграмдагы битенә язылырга тиеш. Гаризалар 2020 елның 14 нче июненә кадәр әлеге сылтама буенча кабул ителә: https://clck.ru/NbYri.

Онлайн-курс кысаларында агарту акциясе командасын формалаштыру, катнашучыларны ишегалды лагерьларын үткәрү буенча гамәли күнекмәләргә өйрәтү, мәйданчыкларны билгеләү һәм Программаны тормышка ашыру узачак.

Марафон турында тулырак мәгълүмат «Чиста булачак» https://budetchisto.tatar сайтында урнаштырылган: «Эшчәнлек - Агарту акцияләре һәм проектлар» бүлеге. Элемтә өчен җаваплы зат: Гатиятуллина Эльвина Ранис кызы, тел: 8 (843) 297-49-46, 8 (937) 578-66-01.

«Минем ЭКОҗәй» ишегалды лагерьлары – балалар һәм яшүсмерләр өчен әзерләнгән спорт, иҗади, күңел ачу чаралары. Программа вакытны күңелле үткәрү белән генә чикләнмичә, экологик белем нигезләренә өйрәтүгә дә исәпләнгән. Ишегалды лагерьларына 2020 елның 1 нче июленнән, программаны тормышка ашыру вакытына барлык санитар таләпләрне үтәп, старт биреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International