Кызыл китап әһеле коткарылган. Экологлар Азнакайда ябалак баласына газиз оясына кайтырга булышкан

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Азнакай шәһәренең 18 нче «Елмаю» балалар бакчасы территориясендә оядан егылып төшкән ябалак баласын мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләре күреп алган. Аның язмышы өчен борчылып, ветеринарга мөрәҗәгать иткәннәр. Белгеч кошларның гомуми торышын канәгатьләнерлек дип бәяләгән, «табылдык» турында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенә хәбәр ителгән.

Әлеге урынга чыгу нәтиҗәләре буенча эколог Эльза Вәлиева болай дип белдерде: «Кызыл китапка кертелгән колаклы ябалакны без оясы янында калдырдык. Якын арада әнисе үзе янына алыр дип өметләнәбез. Хәзер балалар бакчасы хезмәткәрләре кош баласын күзәтүен дәвам итә». 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International