Әлмәт районының Михайловка авылында яшәүче бер кеше 30 тоннадан артык гомумфайдалы казылманы (ком) законсыз чыгарган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары гамәлдәге һәм «кыргый» карьерлар буенча рейд барышында җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалану очрагына тап булган.
Экологларның квадрокоптерына төягеч машина белән КАМАЗга ком төяп, карьердан алып чыгу күренеше төшерелгән. Җир асты байлыкларын алу тирәнлеге – 3 метр.
Әлеге факт буенча хокук бозучы Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 статьясының 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган, шулай ук аңа китерелгән зыянны каплату турында дәгъва белдерелгән. Ачыкланган бозуларны бетерү һәм 2020 елның 27 июненә кадәр китерелгән зыянны бетерү буенча чаралар үткәрү турында күрсәтмә бирелгән.