Татарстан, Россиядә иң беренчеләрдән булып, җир асты байлыкларыннан файдалану хокукына электрон аукционнар үткәрү тәҗрибәсен сынап караячак

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Татарстан территориясендә җир асты байлыкларыннан файдалану хокукына биш җир асты байлыгы участогы буенча электрон аукционнар үткәрелүе турында игълан итә:

- Тәтеш муниципаль районында «Усть-Килненское» төзелеш комы чыганагы;

- Буа муниципаль районында «Алших» ачык төсле балчык чыганагы;

- Кукмара муниципаль районында «Люгинское» ком кишәрлеге;

- Питрәч муниципаль районында «Пановское» кирпеч балчыгы кишәрлеге;

- Лаеш муниципаль районындагы «Овражное» комының җир асты кишәрлеге.

Аукционнарда катнашу өчен гаризалар һәм документлар 2020 елның 10 нче июленә, 18.00 сәгатькә кадәр «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ электрон мәйданчыгы аша кабул ителә:  www.sale.zakazrf.ru.

Аукционнар 2020 елның 15 нче июлендә узачак.

Тулырак мәгълүмат www.torgi.gov.ru, www.eco.tatarstan.ru и www.sale.zakazrf.ru сайтларында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International