Казансу елгасының яр буе полосасы чүпләнгән

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров шәһәрдәге иң борынгы табигать һәйкәле булган «Рус-алман Швейцариясе» территориясен тикшерде. Рейдта шулай ук ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары да катнашты, алар катерда Казансу елгасының яр буе полосасын тикшерде. Тикшерү барышында рөхсәтсез төзелеш калдыклары чүплеге, шулай ук шәһәр халкы ял итүдән барлыкка килгән чүп-чар урыннары булуы ачыкланды. Казан шәһәре Башкарма комитеты адресына, алга таба административ чаралар күрү өчен, калдыкларны туплаган подрядчыларны билгеләү буенча мөрәҗәгать җибәрелде.

Бүген «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте волонтерлары, шулай ук шәһәр Башкарма комитетының ведомство буйсынуындагы оешмалары хезмәткәрләре яр буе зонасын чүп-чардан оператив чистарту өчен җәлеп ителде. Хәзерге вакытта Казансу елгасы территориясе санитар-экологик торышка китерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International