Апас районында тиз арада 270 кв. метр мәйданлы чүплек бетерелгән

2020 елның 26 мае, сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары агач калдыклары һәм биналарны сүтүдән калган калдыкларны туфракка ташлау очрагына тап булган. Әлеге хокук бозу очрагы Апас районының Азбаба торак пунктының сөт-товар фермасы территориясендә ачыкланган. Пычранган кишәрлекнең гомуми мәйданы 270 кв. метр тәшкил итә, аның күләме – 45 куб. метр.

Әлеге фактлар «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында»гы 7-ФЗ номерлы федераль законның 51 статьясы буенча табигатьне саклау законнарын бозу булып тора. Хәзерге вакытта Азбаба торак пункты территориясе тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән. ​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International