170 квадрат метрга чистарак. Санитар икеайлык кысаларында Кама Тамагы районында чүплек бетерелгән

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Кама Тамагы районының Куйбышев Затоны поселогында торак биналарны сүтү нәтиҗәсендә барлыкка килгән калдыкларны туплау урыны ачыкланган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары 75 куб. метр күләмендә төзелеш чүп-чары белән тулган 170 кв. метр мәйданлы территория булуын ачыклаган. Санкцияләнмәгән чүплекне бетерү максатларында бистәнең башкарма комитеты адресына экологлар чаралар күрү турында күрсәтмә җибәргән. Хәзерге вакытта территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International