Бүген Татарстан Республикасы Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итә. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре дә республика тарихында мөһим булган әлеге вакыйгадан читтә калмады һәм бәйрәм датасына багышланган экологик дәрес үткәрде. Арча районы Лесхоз урта мәктәбе укучылары өчен «ТАССР төзелүгә 100 ел: яшь табигать сөючеләр хәрәкәтенең үсеш этаплары» темасына видеодәрес үткәрелде.
«Яшь табигать сөючеләрнең беренче берләшмәсе Россиядә 1918 елның маенда барлыкка килә, 1924 елдан башлап Татарстанда юннат хәрәкәте оеша. Тәҗрибәле укытучылар җитәкчелегендә яшь табигать сөючеләр туган төбәкнең үсемлекчелек һәм хайваннар дөньясын өйрәнү өчен экскурсияләргә һәм экспедицияләргә чыга, иҗтимагый әһәмиятле эшләрдә катнаша, – дип сөйләде Төньяк территориаль идарә белгече Фирдәүсә Латыш. Узган гасырның матур традицияләре инде 2018 елда ук дәвам иттерелә. Мәнфәгатьле иҗтимагый оешмалар белән берлектә, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан яшь натуралистлар түгәрәкләре эшчәнлеген активлаштыру эше алып барыла. «Юннат булу өчен табигатьне өйрәнү генә җитми. Бүгенге көндә төп бурычларның берсе – әйләнә-тирә мохитне саклау», – дип билгеләде эколог. Укучылар белән әңгәмәдә ул яңа дәүләтчелек барлыкка килү шартларында 1992 елда Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүнең төп роль уйнавын ассызыклады. Документ гражданнарның уңайлы әйләнә-тирә мохиткә һәм киләчәк буыннарга табигый-ресурс потенциалыннан файдалануга хокукларын ныгытты.