Һавадан торып Татарстанның Үзәк төбәге территорияләренең санитар торышы тикшерелде

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Файдалы казылмаларны законсыз чыгару, калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыру, юынты сулар агызу. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары - ТР әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров тарафыннан ТР Үзәк өлешендә гамәлгә ашырылган авиаочыш барышында табигать саклау законнарын бозуның 197 очрагы ачыкланган. Бу биш муниципаль район – Лаеш, Питрәч, Биектау, Зеленодольск, Югары Ослан һәм Казан шәһәре территорияләре.

Ачыкланган җитешсезлекләр буенча муниципаль районнар башлыкларына һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенә рөхсәтсез калдык ташлау урыннарының координаталары һәм фотоматериаллары теркәлгән хатлар җибәрелде. Юридик затларга карата административ чаралар күреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International