Бүген Казан шәһәренең Балалар экология-биология үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Ил буенча экология сагында торучы» бөтенроссия мәктәп акциясендә катнашкан. Әлеге чара Казан каласының Горки-Әмәт урманы территориясендә узган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт шәһәрендә туфракка кирпеч ватыклары белән катышкан төзелеш калдыкларын ташлау очрагына тап булган.
Буа шәһәренең «Теремок» балалар бакчасында өлкән төркемдә тәрбияләнүче балаларны тантаналы рәвештә эколятка багышлау чарасы үткәрелгән. Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре катнашкан.
Территорияләрне авиация ярдәмендә тикшерү. Санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Айрат Шиһапов, Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров белән берлектә, республика районнарын вертолет ярдәмендә күзәтеп чыкты.
Буа шәһәренең М.М.Вахитов исемендәге гимназиядә Мәктәп балаларының XIX район экологик конференциясе булып узган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Апас районы Шонгуты авылында биналарны сүтүдән барлыкка килгән, рөхсәтсез урнаштырылган чүплек урынына тап булган. Чүпләнгән территориянең мәйданы – 285 кв.метр, күләме – 230 куб.метр.
Узган ял көннәрендә республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә массакүләм өмәләр үткәрелде.
Үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә хәзер. Бу процесс мавыктыргыч, кызыклы һәм танып-белүле булсын өчен, педагоглар төрле эш формаларын куллана.
2 нче номерлы Минзәлә мәктәбендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре катнашында экология атнасы узган.
Быел Тантаналы бүләкләү тантанасы офф-лайн һәм он-лайн форматларында узачак, нәтиҗәдә аудиторияне күп тапкыр арттыру мөмкинлеге биреләчәк.