«Экология һәм без». Буа шәһәрендә экологик конференция узган

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Буа шәһәренең М.М.Вахитов исемендәге гимназиядә Мәктәп балаларының XIX район экологик конференциясе булып узган. Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе һәм "«Зөя буйлары» ДТКТ белгечләре катнашкан. Максаты – мәктәп укучыларының экология өлкәсендә белемнәрен камилләштерү, мәктәпләрдә экологик культураны үстерү эшенә этәргеч бирү, укучыларның коммуникатив һәм тикшеренү компетенциясе дәрәҗәсен арттыру. «Гомуми экология», «Туган як экологиясе», «Әйләнә-тирә мохит һәм кеше сәламәтлеге» секцияләре эшендә 30 укучы докладлар белән чыгыш ясаган. Үз эшләрендә балалар экологиянең төрле аспектларына кагылып үткән: кеше һәм әйләнә-тирә мохит мөнәсәбәтләре, табигать торышын һәм антропоген комплексларны бәяләү методлары, табигатьне саклау эшчәнлеген оптимальләштерү, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының биотөрлелеге. Укучылар сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм көнкүрештә әйләнә-тирәлекне пычратуны булдырмый калу мөмкинлекләрен анализлауга басым ясаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International