Өмәләрдә 280 меңнән артык татарстанлы катнашкан

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Узган ял көннәрендә республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә массакүләм өмәләр үткәрелде. Территорияләрне чистарту буенча традицион чараларда 281 129 татарстанлы катнашкан. Катнашучылар саны буенча Бөгелмә районы лидер булып чыккан, анда 25 800 кеше чыккан, Лаеш районында 25 000 кеше тәртип урнаштырган, Биектау районында – 22 110 кеше.

Исегезгә төшерәбез, Казан шәһәрендә республика өмәсе үткәрүнең үзәк мәйданы Нокса урманы булган иде. Чарада 200 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International