Кызыклы уеннар уйнап, табышмаклар чишеп, шигырьләр сөйләп, җырлар җырлаганнар. Буа шәһәренең «Светофорик» һәм «Сказка» мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә экология дәресләре узган.
Экоквестны Су ресурслары федераль агентлыгы һәм Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы ярдәмендә «Су ресурслары буенча мәгълүмат фонды» федераль дәүләт бюджет учреждениесе оештыра.
Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 1343 мөрәҗәгать кергән.
Шуларның 127 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.
Бүген Нокса урманында республика үзәк өмәсе нәтиҗәле һәм күңелле узды. 1 меңнән артык кеше – ведомство хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, студентлар һәм битараф булмаган гражданнар чисталык урнаштырды һәм уңай хис-тойгылар туплады. Табигать саклау чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча 2021 халыкара форумы кысаларында ябык цикл икътисады, энергонәтиҗәлелек һәм экологик куркынычсызлык турында фикер алыштылар.
Санитар-экологик икеайлык барышында Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Чирмешән авылы территориясендә төзелеш һәм зур габаритлы көнкүреш калдыклары, шул исәптән терекөмешле лампалар булуын ачыклаган. Рөхсәтсез чүплекләрнең гомуми мәйданы 2000 кв. метр тәшкил итә.
ТР Экология министрлыгының дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Идел аръягы территориаль идарәсенә караган районнар буенча экологик рейд үткәргән. Тикшерү барышында табигать саклау законнарын бозуның 9 очрагы ачыкланган.
Бүген «Казан-Экспо» күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча Татарстан халыкара форумы ачылды, дип хәбәр ителә ТР Хөкүмәте сайтында.
2021 елның 1 апреленнән 28 маена кадәр Россиядә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Илкүләм чемпионаты финалында катнашу өчен сайлап алу ярышлары уза. «Әйләнә-тирәлекне саклау» компетенциясе буенча ярышларның ярымфиналы Мәскәүдә уза. Мәйданчыкта барлыгы 10 катнашучы ярыша.
24 апрельдә республиканың муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә республика өмәсе узачак. Территорияләрне чистарту буенча традицион чаралар санитар-экологик икеайлык һәм «Эковесна 2021» республика акциясе кысаларында узачак.