Вертолет ярдәмендә күзәтү барышында экологлар табигать саклау кагыйдәләрен бозуның 335 очрагын теркәгән

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Территорияләрне авиация ярдәмендә тикшерү. Санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Айрат Шиһапов, Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров белән берлектә, республика районнарын вертолет ярдәмендә күзәтеп чыкты. Аксубай, Алексеевск, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама, Чирмешән һәм Чистай районнарын һәм Казан шәһәрен тикшерү нәтиҗәләре буенча табигатьне саклау законнарын бозуның 335 очрагы ачыкланган. Хокук бозуларның төп өлеше калдыкларны санкциясез ташлау очракларына туры килә. Хәзерге вакытта хокук бозуларны оператив рәвештә бетерү һәм гаепле затларны административ җаваплылыкка тарту максатында, җир участогы милекчесен билгеләү эше алып барыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International