Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан республикада тантаналы тематик чаралар үткәрү планлаштырылган.
Ютазы районының Әбсәләм авыл җирлеге территориясендәге туфракны кирпеч ватыклары, сортларга аерылмаган торак калдыклары, шулай ук пластик шешәләр белән чүпләгәннәр.
Экологик тәрбия бирү һәм су ресурсларына сакчыл караш үстерү максатында Яр Чаллы шәһәренең 68 нче мәктәбендә «Без эчә торган чиста су» дигән темага дәрес үткәрелгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Лениногорск районының Писмән авыл җирлеге территориясендә рөхсәтсез калдык ташлау фактына тап булган.
Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә кадрларга булган ихтыяҗны билгеләү өчен оешмалар арасында сораштыру оештыра. Сораштырулар «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Мәгълүмат куркынычсызлыгы» федераль проектының чаралар планында каралган.
Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 1589 мөрәҗәгать алынган.
Ютазы районының Урыссу поселогының көнбатыш өлешендәге территорияне төзелеш калдыклары, шулай ук сортларга аерылмаган чүп-чар белән чүпләгәннәр. Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары санитар-экологик икеайлык кысаларында табигать саклау законнарын бозу очрагын теркәгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Яр Чаллы шәһәренең 77 нче гимназия укучыларына табигатьне ничек сакларга һәм якларга кирәклеге турында сөйләгән.
Мамадыш районы Югары Тәкәнеш авылы гражданины Уча елгасы кушылдыгын койма белән әйләндереп алган, шуның аркасында гражданнарның су объектына ирекле үтеп керү мөмкинлеге чикләнгән. Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары су саклау зоналарын тикшерү барышында закон бозу очрагын теркәгән. Әлеге факт 2006 елның 3 июнендәге 74-ФЗ номерлы РФ Су кодексының 6 ст. 6 һәм 8 өлешләрен һәм 2013 елның 21 октябрендәге 282-ФЗ номерлы Федераль законны бозу булып тора.
Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Горький тимер юлына бүлеп бирелгән полосаның һәм аның янәшәсендәге территорияләрнең санитар торышы тикшерелгән.