«Ил буенча экология сагында торучы». Казан укучылары Бөтенроссия табигатькә ярдәм акциясенә кушылган

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Казан шәһәренең Балалар экология-биология үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Ил буенча экология сагында торучы» бөтенроссия мәктәп акциясендә катнашкан. Әлеге чара Казан каласының Горки-Әмәт урманы территориясендә узган. Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Мәгълүмат системалары һәм экологик белем бирү идарәсе җитәкчесе Дамир Вәлиуллин, Шәһәр балалар экология-биология үзәге директоры Диләрә Галиева һәм «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» Татарстан төбәк бүлегенең башкарма комитеты вәкиле Валерия Хасанченко катнашкан. Дамир Вәлиуллин акциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иткән һәм балаларны Министрлык үткәрә торган конкурсларда, экоперияләрдә катнашырга чакырган.

Рәсми өлештән соң балаларга эш инвентаре таратылган, һәм һәр команда «экологик рейд» буенча урман территориясен җыештырырга керешкән. Акция нәтиҗәләре буенча 123 кг чүп-чар җыелган.

Шулай ук чара кысаларында «Йорт» эко-үзәгендә балаларга «Экодвор» бөтенроссия агарту проектын да тәкъдим иткәннәр. Балалар чималны ни өчен сортларга аерырга, калдыкларны аерым җыярга кирәклеген белгән һәм икенчел эшкәртү нәтиҗәсендә үсемлекләр өчен чүлмәкләр, кием-салым элгечләре, футболкалар, пластик эскәмияләр һәм шешәләр кебек яңа әйберләр ясап булуы турында белгән.

«Ил буенча экология сагында торучы» – Бөтенроссия акциясе ул, аның барышында плоггинг, флешмоб, квест кебек төрле форматларда территорияләрне җыештыру эшләре уздырыла. Акция нәтиҗәләре буенча калдыклар эшкәртүгә җибәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International