Буа шәһәренең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне эколят сафларына алганнар

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Буа шәһәренең «Теремок» балалар бакчасында өлкән төркемдә тәрбияләнүче балаларны тантаналы рәвештә эколятка багышлау чарасы үткәрелгән. Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре катнашкан. 

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, эколятлар сафына баскач мондый сүзләрне әйткәннәр: «Табигатьнең иң яхшы дусты булырмын, дип ант итәм. Яшел үсентеләрне, сулыкларны пычратудан саклаячакмын. Яңа агачлар утыртып, аларны карап торачакмын, үз артымнан чүп калдырмыйча, көнкүреш калдыкларын сортларга аерачакмын». Уеннар, биремнәр, эстафеталар бәйрәмнең күңелле дәвамы булган. Чара ахырында балалар экологик тематикага кызыклы, балаларның табигатькә карата кызыксыну дәрәҗәсен арттыру һәм сакчыл караш формалаштыру өчен махсус бастырылган китаплар алган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, экологиягә багышланган чара балалар бакчасында беренче тапкыр гына узмый, монда инде яшь табигать сакчыларының «Экологик патруль» дигән тулы бер армиясе оештырылган.                                                

Эколятлар – яшь буында яңа экологик фикерләү формалаштыруга юнәлтелгән табигать саклау социаль-белем бирү проектында катнашучы балалар алар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International