Җаваплылыктан котыла алмаганнар. Экологлар Әлмәт шәһәрендә табигать саклау законнарын бозу очрагын теркәгән

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт шәһәрендә туфракка кирпеч ватыклары белән катышкан төзелеш калдыкларын ташлау очрагына тап булган. Квадрокоптер ярдәмендә инспекторлар йөк машинасының Тукай проспекты буенча урнашкан котельныйны сүткән вакытта барлыкка килгән чүп-чарны чыгаруын һәм Төхвәтуллин урамындагы җир кишәрлегендә өеп куюын теркәгән. Туфракка ташланган калдыклар 125 кв. метр мәйданлы территорияне чүпләгән. Әлеге калдыклар хәтәрлекнең 4 классына карый, дип билгеләп үтте экологлар. Әлеге гамәл 2020 елның 10 гыйнварындагы 7-ФЗ номерлы Федераль законның 51 статьясы таләпләрен бозу булып тора. Гаепле затларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү яки зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») буенча беркетмә төзелгән, шулай ук җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрү турында йогынты актлары да кабул ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International