2 нче номерлы Минзәлә мәктәбендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре катнашында экология атнасы узган. Шулай итеп, экология дәресләренең берсендә балаларга республиканың махсус сакланыла торган табигать территорияләре, аерым алганда, Түбән Кама милли паркы турында фильм күрсәтелгән. Шулай ук балалар беренче язгы чәчәкләргә багышланган рус шагыйрьләре шигырьләрен укуларда катнашкан һәм умырзая ясау буенча мастер-класс үткәргән. «Эквест» онлайн конкурсы укучыларда аеруча зур кызыксыну уяткан, анда укучылар, бирем үтәп, алга таба эшкәртүгә тапшыру өчен, макулатура җыйганнар. Кергән акчаларны мәктәп үз территориясен яшелләндерүгә тотачак. Укытучылар билгеләп үткәнчә, алар өчен экологик тәрбия – максатчан юнәлеш булып тора. Белем бирү учреждениесендә даими рәвештә экоакцияләр уза, аларда укучылар ата-аналар белән бергә актив катнаша икән. Күптән түгел «Батарейка тапшыр - табигатьне коткар!» акциясен матур мисал итеп китерергә мөмкин: кыска вакыт эчендә алар 111 кг эшкәртелгән ток чыганагы җыйганнар. Ә узган ял көннәрендә укучылар, укытучылар белән бергә, «Эковесна 2021» акциясе кысаларында өмә үткәргән.