Азнакай укучылары ташландык материалдан экомода күрсәткән

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә хәзер. Бу процесс мавыктыргыч, кызыклы һәм танып-белүле булсын өчен, педагоглар төрле эш формаларын куллана. Әйтик, «Золотая рыбка» һәм «Солнышко» балалар бакчасы хезмәткәрләре «Азнакай шәһәре гимназиясе» белән берлектә «Экомода яз 2021!» тамашасын уздырган. Чараны 15 нче номерлы Азнакай балалар бакчасы базасында оештырганнар.  Балалар кәгазь, катыргы, чүп-чар һәм полиэтилен пакетлардан, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, газета һәм салфеткалардан матур костюмнар тәкъдим иткән. Балалар подиумга бик теләп чыккан, киемнәрен күрсәткәннәр, ә залда утыручы һәр катнашучы аларны көчле алкышлар белән каршы алган. Балалар якты, онытылмас хисләр алганнар, бу мизгелләр аларның хәтерендә озак сакланачак.

Шулай ук балалар бакчасы фойесында экология буенча ташландык һәм дидактик материалдан ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе дә тәкъдим ителгән. Биредә шулай ук «Планета гомере - безнең кулларда!» темасына балалар рәсемнәреннән һәм кул эшләреннән фотосессия зонасы да оештырылган.

Ата-аналар бәйрәмгә әзерләнүдә актив катнашкан, иҗади сәләтләрен, фантазияләрен күрсәткәннәр, моның өчен аларга белем бирү учреждениеләре педагогларыннан рәхмәт сүзләре әйтелгән.  

Чарада ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре катнашкан. Алар билгеләп узганча, Азнакайда тәрбияләнә торган балалар икенчел чимал җыюда актив катнаша: макулатура һәм эшкәртелгән батарейкаларны даими рәвештә тапшырып торалар. Шулай итеп, экология өлкәсендә белем һәм аңлылык югары дәрәҗәдә булуын күрсәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International