Апаста зур төзелеш калдыклары чүплеге бетерелгән

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Апас районы Шонгуты авылында биналарны сүтүдән барлыкка килгән, рөхсәтсез урнаштырылган чүплек урынына тап булган. Чүпләнгән территориянең мәйданы – 285 кв.метр, күләме – 230 куб.метр.

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы башкарма комитеты чүплекләрне бетерү буенча оператив чаралар күргән. Хәзерге вакытта территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International