Бөек Җиңү көненә багышланган Бөтенроссия акцияләренә кушылыгыз

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан республикада тантаналы тематик чаралар үткәрү планлаштырылган.

2021 елның 22 июненә кадәр ел саен үткәрелә торган «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясендә катнашырга мөмкин. Моның өчен, Бөек Ватан сугышы ветераннарына медицина ярдәме күрсәтүгә акча җыю максатында, волонтерлардан, партнер-челтәр кибетләрендә, интернет-ресурсларда кәгазьдән яки металлдан эшләнгән «Кызыл гвоздика» билгеләрен сатып алырга кирәк.

Икенче акция – ул «Үлемсез полк» онлайн-йөреше, ул 2021 елның 9 маенда 15:00 сәгатьтә узачак. Ветераннарның фотосурәтләре трансляциягә эләксен өчен, 2021 елның 7 маена кадәр «Үлемсез полк» проекты сайтында 2021.polkrf.ru/, «Вконтакте»  (vk.com/polk_app), «Одноклассники» (ok.ru/app/polk) социаль челтәрләре аша яки «Банк памяти» (sber9may.ru/) сайтында гариза бирергә кирәк. 

Шулай ук, 9 майга кадәр «Җиңү тәрәзәләре» флешмобы да уза. Анда катнашу өчен, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган рәсемнәр, картиналар, фотографияләр һәм язулар кулланып, фатир/йорт/офис тәрәзәсен рәсмиләштерергә, #ОкнаПобеды хештегы һәм геройларга рәхмәт сүзләре белән социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International