Экологлар күрсәтмәсе буенча Уча елгасы коймасы сүтелгән

2021 елның 30 апреле, җомга

Мамадыш районы Югары Тәкәнеш авылы гражданины Уча елгасы кушылдыгын койма белән әйләндереп алган, шуның аркасында гражданнарның су объектына ирекле үтеп керү мөмкинлеге чикләнгән. Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары су саклау зоналарын тикшерү барышында закон бозу очрагын теркәгән. Әлеге факт 2006 елның 3 июнендәге 74-ФЗ номерлы РФ Су кодексының 6 ст. 6 һәм 8 өлешләрен һәм 2013 елның 21 октябрендәге 282-ФЗ номерлы Федераль законны бозу булып тора.

Гаепле затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.12.1 ст. («Гомуми файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына гражданнарның ирекле үтеп керүен тәэмин итү шартларын үтәмәү») буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән һәм штраф салынган. Бүгенге көндә гражданин экологлар күрсәтмәсен үтәгән: елгага ирекле керү мөмкинлеге булдырылган.

Исегезгә төшерәбез, су саклау зонасы сулыкка якын килергә теләгән һәркемгә ачык булырга тиеш. 5 метрдан башлап (кечкенә елгалар янында) 20 метр киңлектәге (зур сулыклар янында) су участогы хосусыйлаштырылырга тиеш түгел. Яр буендагы барлык коймалар һәм киртәләр законсыз булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International