Казанның 175 номерлы гимназиясендә булган фаҗига аркасында һәлак булган һәм зыян күргән затларның ата-аналары, туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Зыян күрүчеләргә тиз арада сәламәтләнергә насыйп булсын, ачы югалту хәсрәтен кичерүдә түземлек телибез.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында 5 муниципаль район: Кайбыч, Апас, Кама Тамагы, Тәтеш һәм Буа районнары территорияләре һавадан торып тикшерелгән.
ТР Министрлар Кабинеты боерыгы белән Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – ТР Табигатьне саклау буенча баш дәүләт инспекторы вазыйфасына Айрат Шиһапов билгеләнде. Элегрәк ул ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары вазыйфасын башкарган иде.
«Эковесна2021» акциясе кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгече, Яр Чаллы шәһәренең 39нчы «Весёлый улей» балалар бакчасындагы тәрбиячеләр белән берлектә, тәрбияләнүче балалар өчен экологик дәрес үткәргән.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Шуширмә торак пунктының көнбатыш өлешендә чүпләнгән кишәрлеккә тап булган. Территориядә кәгазь һәм катыргы, пленка, полиэтилен савытлар, резин шиннар, шулай ук торак чүп-чары ташланган. «Законсыз чүплекләрнең гомуми мәйданы – 232 кв. метр, күләме – 15 куб.метр», – дип хәбәр итте экологлар.
Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 1780 мөрәҗәгать алынган.
Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре, «ПЖКХ» ИК белән берлектә, контейнер мәйданчыкларында төзелеш калдыкларын ташлауга бәйле закон бозу очракларын ачыклау буенча рейдка чыкты. Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы территориясе, аерым алганда, Давыдов, Черкасов, Үзәк-Мариупольская урамнары тикшерелде.
Су ресурслары федераль агентлыгы белән видеоконференцэлемтә режимында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын көйләү буенча ведомствоара эш төркеме утырышы узды.
Санитар-экологик икеайлык һәм «Эковесна 2021» республика акциясе кысаларында Арча шәһәренең Җиңү паркында экологик бәйрәм үткәрелгән.
«Ут белән шаярма!» – «Не играй с огнем!» – 5 нче номерлы «Солнышко» балалар бакчасында шундый исем белән татар телендә театральләштерелгән тамаша булган.