Кама буе территориаль идарәсе белгечләре су ресурсларын саклау турында сөйләгән

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Экологик тәрбия бирү һәм су ресурсларына сакчыл караш үстерү максатында Яр Чаллы шәһәренең 68 нче мәктәбендә «Без эчә торган чиста су» дигән темага дәрес үткәрелгән.

Экологлар балаларга биологик чистарту корылмалары турында фильм күрсәткән, анда ташландык суларны чистартуның барлык этаплары күрсәтелгән. Аннан соң, уен формасында блиц-турнир үткәрелгән, укучылар мәсьәләләр чишкән һәм сорауларга җавап биргән. Экология дәресе барышында укучылар белән шулай ук су ресурсларының әһәмияте турында да фикер алышканнар, аларны саклау буенча киңәшләр бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International