Урыссу поселогында 570 кв. метр мәйданлы чүплек бетерелгән

2021 елның 30 апреле, җомга

Ютазы районының Урыссу поселогының көнбатыш өлешендәге территорияне төзелеш калдыклары, шулай ук сортларга аерылмаган чүп-чар белән чүпләгәннәр. Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары санитар-экологик икеайлык кысаларында табигать саклау законнарын бозу очрагын теркәгән. Пычранган кишәрлекнең гомуми мәйданы 570 кв. метр тәшкил итә, аның күләме – 684 куб. метр. Экологлар «Әйләнә-тирәлекне саклау турында»  2002 елның 10 гыйнварындагы 7-ФЗ номерлы Федераль законның 51 статьясы һәм 2001 елның 25 октябрендәге 134-ФЗ номерлы РФ Җир кодексының 42 статьясы буенча тикшерү акты төзегән.

Хәзерге вакытта шәһәр тибындагы Урыссу поселогы башкарма комитеты тарафыннан территория санитар-тиешле хәлгә китерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International