Ютазы районында 450 кв.метрлы чүплек бетерелгән

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Ютазы районының Әбсәләм авыл җирлеге территориясендәге туфракны кирпеч ватыклары, сортларга аерылмаган торак калдыклары, шулай ук пластик шешәләр белән чүпләгәннәр. Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында закон бозу очрагын ачыклаган. Пычранган кишәрлекнең мәйданы – 450 кв.метр, күләме – 180 куб.метр. Экологлар «Әйләнә-тирәлекне саклау турында» 2002 елның 10 гыйнварындагы 7-ФЗ номерлы Федераль закон һәм «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» 1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ номерлы Федераль законның 13 статьясындагы 1 пункты нигезендә тикшерү акты төзегән.

Хәзерге вакытта Әбсәләм авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан территория санитар тәртипкә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International