Яр Чаллы шәһәренең 77 нче гимназиясендә «Экологияне саклау» экология дәресе үткәрелгән

2021 елның 30 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Яр Чаллы шәһәренең 77 нче гимназия укучыларына табигатьне ничек сакларга һәм якларга кирәклеге турында сөйләгән.

Укучыларда экологик белемнәрне формалаштыру максатында, «Эковесна 2021» акциясе кысаларында «Экологияне саклау» дигән темага экология дәресе уздырылган.

Укучылар чүп-чарның табигатькә нинди зыян китерүен ачыклаган. Шулай ук калдыкларны фракцияләргә бүлү буенча киңәшләр дә бирелгән. Балалар акрынлап бер тапкыр кулланыла торган пластик савыт-саба, полиэтилен пакетлардан баш тартырга һәм алар урынына биологик таркала торган материаллардан көнкүреш әйберләрен эшкә җигәргә карар кылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International