Россиядәге оешмалар арасында мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә кадрлар белән тәэмин ителеш турында сораштыру уза

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә кадрларга булган ихтыяҗны билгеләү өчен оешмалар арасында сораштыру оештыра. Сораштырулар «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Мәгълүмат куркынычсызлыгы» федераль проектының чаралар планында каралган.

Сораштыруның максаты – оешмаларның мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә белгечләр белән тәэмин ителү һәм белем бирү оешмаларын тәмамлап чыккан белгечләр әзерлегеннән канәгатьлек дәрәҗәсен билгеләү, мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә персонал сайлауда кыенлыкларны ачыклау һәм әлеге белгечләрнең санын үзгәртү буенча планнар төзү.

Сораштыруда катнашу өчен анкета биредә урнаштырылган:  https://itsecurity2021.vcot.info/.

Сораштыруны үткәрү вакыты — 2020 елның 15 июленә кадәр. Анкета оешма җитәкчесе, персонал белән идарә итү бүлекчәсе җитәкчесе яки персонал белән идарә итү бүлекчәсендәге, кадрлар хезмәтендәге белгеч; башка бүлекчәләрдәге җитәкчеләр тарафыннан тутырылырга мөмкин.

Алынган нәтиҗәләр мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә төрле белем дәрәҗәсенә һәм белгечлеккә ия булган белгечлекләрне, аларны һөнәри яктан әзерләү, мәгариф программаларын камилләштерү күләмнәрен билгеләү өчен кулланылачак.

Элемтә өчен мәгълүмат – Баргоякова Ирина Игоревна, +7(495)917-59-04, ITsecurity@vcot.info.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International