Тимер юл буйларында экологлар табигать саклау законнарын бозуның 100 артык очрагын теркәгән

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Горький тимер юлына бүлеп бирелгән полосаның һәм аның янәшәсендәге территорияләрнең санитар торышы тикшерелгән. Анда Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Росприроднадзорның Татарстан Республикасы буенча Идел-Кама төбәкара идарәсе хезмәткәрләре, Горький тимер юлының Казан төбәге вәкилләре, Казан районнары администрацияләре вәкилләре, шулай ук Зеленодольск һәм Биектау районнары администрацияләре вәкилләре катнашкан. Казан – Биектау – Восстание – Свияжск-Казан маршруты буенча комиссия тикшерүе узган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 103 табигать саклау законнарын бозу очрагы теркәлгән, аларның күбесе – рөхсәтсез калдыклар ташланган урыннар.

 Хәзерге вакытта хокук бозуларны оператив рәвештә бетерү һәм гаепле затларны административ җаваплылыкка тарту максатында җир кишәрлекләре милекчеләрен билгеләү эше алып барыла.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, санитар-экологик акция башланганнан бирле Горький тимер юлы хезмәткәрләре полигоннарга 291 куб. метр каты коммуналь калдык чыгарган, тимер юлга бүлеп бирелгән полосаның гомуми мәйданы – 291000 кв. метр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International