Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре бүген журналистлар өчен тагын бер экологик рейд оештырдылар. Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Киров районы гараж кооперативлары территориясен карап чыгып, берничә бозыш очрагы таптылар. Атап әйткәндә, 6нчы гараж кооперативында экологлар Казансу елгасының иске тармагы яр буена, территорияне киңәйтү максаты белән, төзелеш һәм көнкүреш чүп-чары түшәлгәнне ачыкладылар. 6нчы кооператив тәүлек буе каравыллана, чит кешеләр анда чуп-чар кертә алмый.