Бөтенроссия сулыкларны чистарту көне

2013 елның 31 мае, җомга
Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында 2 июньдә сәгать 10да Түбән Аръяк пляжында “Сулыкларны чистарту көне”нә багышланган традицион экологик акция үткәрелә. Чараны оештыручылар – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, “Татарстан су асты спорты федерациясе” региональ җәмәгать оешмасы һәм Рус География Җәмгыятенең Татарстандагы региональ бүлекчәсе. Акция барышында Казансу елгасының төбен һәм яр буе зонасын калдыклардан чистарту һәм ярларын тәртипкә китерү күздә тотыла.
“Сулыкларны чистарту көне” экологик акциясе халыкара статуска ия һәм Россиядә инде унберенче ел рәттән, кагыйдә буларак июньнең беренче якшәмбесендә үткәрелә.
Халыкара сулыкларны чистарту көне 1995 елның 2 июненнән башлап дөньяның күп кенә илләрендә, Дайвинг инструкторларының һөнәри ассоциациясе эгидасы астында үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International