Казанның бакча һәм парклары

2013 елның 31 мае, җомга
Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы һәм традиция буенча 24 майда үткәрелә торган Европа парклар көне кысаларында, Татарстан Милли музееның Кышкы бакчасында “Казанның бакча һәм парклары” каталогын тәкъдим итү булып узды. Чарада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре дә катнашты.
Бөтендөнья универсиадасы алдыннан, шәһәрне яшелләндерү традицияләрен яңарту максатында, мэрия ярдәме белән Казанда “100 сквер” һәм “Яшел рекорд” проектлары тормышка ашырыла. Бу проектлар кысаларында инде йорт яны территорияләрендә шактый сквер һәм яшел зона төзекләндерелгән, меңнәрчә агач утыртылган.
Башкаланы төзекләндерү традицияләрен тергезү һәм саклауга Татарстан Милли музее да үз өлешен кертә. 2011 елда аның “Казанның бакча һәм парклары” дигән проекты “РИТЭК” нефть компаниясенең II социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында “Экология” номинациясендә Татарстан буенча җиңеп чыккан иде. Проект кысаларында Казан бакчаларының һәм паркларының XIX гасыр азагындагы һәм XX гасыр башындагы күренешләрен сүрәтләгән уникаль фотоматериаллар коллекциясе каталогы әзерләнгән.
Бу басма аркылы Казанда яшәүчеләр һәм кунаклар шәһәрнең тарихи мирасы белән таныша алачаклар. Каталогта бакчалар һәм парклар турында белешмәләр, 200дән артык фотография бирелгән, күбесе беренче тапкыр бастырыла.
Чара вакытында музей бинасы янында музей скверына нигез салынды – 100дән артык агач һәм куак үсентесе утыртылды. Утырту материалы белән Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы тәэмин итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International