Казанның Киров районы гараж кооперативлары буйлап пресс-рейд

2013 елның 30 мае, пәнҗешәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре бүген журналистлар өчен тагын бер экологик рейд оештырдылар. Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Киров районы гараж кооперативлары территориясен карап чыгып, берничә бозыш очрагы таптылар. Атап әйткәндә, 6нчы гараж кооперативында экологлар Казансу елгасының иске тармагы яр буена, территорияне киңәйтү максаты белән, төзелеш һәм көнкүреш чүп-чары түшәлгәнне ачыкладылар. 6нчы кооператив тәүлек буе каравыллана, чит кешеләр анда чуп-чар кертә алмый. Монда шулай ук калдыкларны җыештыру һәм чыгару тиешенчә оештырылмаган. Контейнерлар юк. Территория буйлап майлы чүпрәкләр, эштән чыккан автомобиль частьләре сибелеп ята. Үзәк территориаль идарә инспекторлары тарафыннан бу факт буенча административ тикшерү кузгатылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International